Бөтендөнья театр көнендә «Апуш» татар балалар театры студиясе зур җиңү яулады. Алар «Мәкәрҗәдә театр» спектакле белән (җитәкчеләре Зөлфия Вәлиева, Миләүшә Шәйхетдинова) «Театраль Идел буе» балалар һәм яшьләр фестивалендә Гран-прига ия булды.
Бу балалар театрының әлеге бәйгедә инде дүртенче ел рәттән җиңүе. «Апуш» татар балалар театры студиясе директоры Алия Фәйзрахманова «Театраль Идел буе» фестивален иң гадел бәйгеләрнең берсе дип атый. «Мин фестивальне оештыручыларга рәхмәтлемен. Гадәттә бәйгеләрдә: «Сез инде бер ел булдыгыз», – дип, икенче елга чакырмаска да мөмкиннәр. Ә монда аңа карап тормыйлар. Бик гадел проект», – дип белдерде ул.
«Театраль Идел буе» фестиваленең округ этабы җиңүчеләре турыдан-туры эфир барышында сайлап алу юлы белән билгеләнә. Бәйге финалына чыккан коллективлар бер-берсенә баллар куя һәм иң күп тавыш җыйган театр җиңүче дип табыла.
«Апуш»лылар шулай ук «Иң яхшы режиссура», «Иң яхшы сәнгать бизәлеше» номинацияләрендә дә җиңү яулады. Мондый уңышка балалар да, аларның җитәкчеләре дә чиксез шат. «Россия күләмендә рус телле жюри арасында үзебезнең милли театрыбызны сыйфатлы, горурланырлык, сокланырлык итеп туган телебездә күрсәтә алу һәм балаларда да шул хисне тәрбияләүдән дә зуррак эш юктыр дип саныйм. Кая гына барсак та, татар телендә генә чыгыш ясыйбыз, бездән үз телебездә сөйләүне сорыйлар да. Шунысы да куандыра: безнең эш тәҗрибәбез хәзер башка милләтләргә дә үрнәк. Чуашстанда да милли балалар театры туып килүе хакында ишеттек. Башкорт театрында да кызыксыну уянды. Үз милли сәнгатеңне горурланырлык итеп үстерү өлкәсендә үз эшебез белән тренд булдырдык», – ди бүгенге уңышларына да сөенеп Алия Фәйзрахманова.
«Театраль Идел буе» балалар һәм яшьләр фестивале – шактый саллы бәйге. Быел ул җиденче тапкыр оештырылды. Анда Идел буе төбәкләрендә иҗат итүче балалар һәм яшьләр коллективларыннан 150 гариза кабул ителгән. Фестиваль Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров ярдәме белән уздырыла. Финалга 14 регионнан 28 спектакль чыккан. Фестивальнең төбәк этабында Татарстаннан балалар коллективлары арасында «Апуш» театры, яшьләр арасында «Республиканың студентлар хезмәт отрядлары үзәге»нә караган «Төзелеш отряды» театр коллективы – беренче урында. Аларның оешуына – ике ел. Яшьләр Совет чорында студентларның ничек хезмәт итүе, төзелеш отрядларында эшләүләре хакында «Мы Все» дигән спектакль тәкъдим иткәннәр. Чарада Татарстан мәдәният министры урынбасары Юлия Әдһәмова катнашты. Ул фестивальдә җиңүчеләрне котлап, уңышлар теләде.