1
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының рәсми кушымтасына сылтама белән «Татар-информ» хәбәр иткәнчә, Татарстанда бүген, 10 августта томан, көчле, яшенле яңгыр көтелә, җилнең тизлеге урыны белән секундына 20 метрга кадәр җитәчәк.
Ведомствода урамда һәм юлда йөргәндә сак булырга киңәш итәләр. Юл аша чыгу өчен, мөмкин булганча, җир өсте яки җир асты җәяүлеләр кичүләреннән генә файдаланырга кирәк. Балаларга күз-колак булу, өлкәннәргә һәм авыруларга ярдәм күрсәтү зарур.
Ашыгыч хәлләр килеп чыкканда 112 телефонына шалтыратырга киңәш ителә.
