Нинди җәза бирелде?
Wildberries машинасын йөртүче Чаллы кешесе өч ел алтын һәм ау өче кирәк-яраклар урлаган.
Ул танышлары һәм туганнары аккаунтлары аша заказлар рәсмиләштергән. Шул пунктларга товар ташыган. Юлда барганда фургонда кыйммәтле товарларны арзанлыга алыштырган.
Барлыгы 1,1 млн сумлык зыян салган.
Ир-ат судта гаебен таныган, зыянны тулысынча каплаган.
Аны суд шартлы рәвештә 3 елга ирегеннән мәхрүм иткән.