Түбән Камадагы предприятиедә бүгенге янгынның сәбәбе газның кабынып китүеннән булган.

"Түбән Кама Нефтехим"ның синтетик каучук җитештерүдәге җиһазларны герметиксызландыру нәтиҗәләрен бетерү буенча эш вакытында бүгенге көнгә ачыкланмаган чыганактан газ катнашмасы янып киткән һәм аннан соң шартлау килеп чыккан», – дип сөйләгәннәр "Татар-информ"га" "Түбән Кама Нефтехим"ның матбугат хезмәтендә.

Хәзерге вакытта янгын сүндерелгән, аның таралу куркынычы юк.

Элегрәк янгын нәтиҗәсендә ике кешенең һәлак булуы һәм 72 кешенең зыян күрүе турында хәбәр ителгән иде. Барлык зыян күрүчеләргә медицина ярдәме күрсәтелгән, ә 20 кеше хастаханәгә озатылган.