15 майда Халыкара гаилә көне билгеләп үтелә. Шул уңайдан район Үзәк ял паркында «Гаилә – бәхет чишмәсе» дип исемләнгән матур чара оештырылды.
Бәйрәм халкын район башлыгы Фәрит Хөснуллин котлады, иң изге теләкләрен җиткерде. Шулай ук ул түгәрәк даталарын билгеләп үтүче, күпбалалы гаиләләргә бүләкләр тапшырды. Чара район сәхнә осталарының матур җыр-биюләре белән үрелеп барды.