Башка төбәккә күченгән очракта пенсия йә артырга, йә кимергә мөмкин. Плеханов исемендәге РЭУ доценты Людмила Иванова-Швец «Пайм» агентлыгы хәбәрчесенә шул хакта сөйләп үткән.

Төп үзгәрешләр «төньяк» өстәмәсенә һәм пенсияне яшәү минимумына кадәр җиткерү өчен социаль өстәмәгә кагыла. Төньяктан гадәти төбәккә күченгән очракта – район коэффициенты юкка чыга, ә Төньякка күченгәндә – киресенчә, пәйда була. Шулай ук төбәк өстәмәсе үзгәрә: ул кайбер төбәкләрдә – зуррак, кайберләрендә – кимрәк.

Мәсәлән, пенсионер Ярославль өлкәсеннән (өстәмә белән пенсия күләме 16 287 сум тәшкил итә), Мәскәү өлкәсенә (17 446 сум) күченсә, пенсиясе арта. Яшәү минимумы түбәнрәк булган төбәккә күченсә, пенсиясе кими.

Ә инде пенсиясе өстәмәсез генә яшәү минимумыннан күбрәк булган кешеләрнең акчасы башка төбәккә күченгән очракта да үзгәрешсез кала. Пенсионер чит илгә күченсә, төбәктән бирелә торган өстәмәләрне югалтып, бары тик төп иминият пенсиясенә генә исәп тота алачак (Социаль фондка бу хакта хәбәр итәргә һәм һәр ел саен шәхесен расларга кирәк булачак).

Шуңа күрә белгеч, яшәү урынын үзгәрткәнче, иң элек акчага бәйле барлык мәсьәләләрне алдан ук уйлап куярга киңәш иткән.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Нәтиҗәле конкурентлыкка сәләтле икътисад» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.