2026 ел башыннан Татарстанда ТР Рәисе каршындагы Дәүләт торак фонды инвестицияләре хисабына 604 фатирлы җиде социаль ипотека йорты төзелгән һәм файдалануга тапшырылган. Бу социаль ипотека программасында торак төзелеше буенча еллык планның 21,5 процентын тәшкил итә, дип хәбәр итә Дәүләт торак фонды матбугат хезмәтенә сылтама белән «Татар-информ».
Республикада агымдагы елда социаль ипотека программасы кысаларында гомуми мәйданы 150,6 мең кв. метр булган 108 йорт төзү планлаштырыла. Татарстанда яшәүче 3123 гаилә ташламалы бәядән фатир алырга тиеш.
Социаль ипотека йортлары Татарстанның зур шәһәрләрендә дә, район үзәкләрендә дә төзелә. Фатирлар әзер хәлдә тапшырыла, сантехника, газ яки электр плитәләре, исәпләү приборлары белән җиһазландырылган, дип билгеләделәр фондның матбугат хезмәтендә.
Казанда социаль ипотека программасы буенча 774 фатирлы биш йорт төзелеше тәмамланган. Аларның дүртесе «Салават Күпере» торак районының «Җиңүгә 80 ел» торак комплексында урнашкан, ә берсе – М-14 микрорайонында урнашкан. ТР башкаласында 1528 фатирлы тагын биш йорт төзелә: өч йорт М-14тә һәм икесе – «Җиңүгә 80 ел» торак комплексында.
Чаллыда, 78 нче микрорайонда, һәркайсы 161 фатирлы өч социаль ипотека йорты төзелә. Түбән Камада социаль ипотека программасы буенча 29 нчы микрорайонда 170 фатирлы ике йорт төзелә, Менделеевскида Габдулла Тукай урамында 60 фатирлы йорт төзелә.
Лаешта, «Сәйдәшев-Юбилейная» микрорайонында, социаль ипотека программасы буенча 96 фатирлы өч йорт төзелә, Карерҗедә-23 фатирлы йорт (Карл Маркс ур., 21), ә Сарман авылында 24 фатирлы йорт (Яңа ур., 77) төзелә.
Дәүләт торак фонды тарафыннан 2005 елдан гамәлгә ашырыла торган социаль ипотека республика программасының Россиядә аналоглары юк, ә балалы гаиләләргә ярдәм итү «Гаилә» милли проектының максатларының берсе булып тора, диелә хәбәрдә.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта «Яшәү өчен инфраструктура» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.