Россия Фәннәр академиясе академигы Геннадий Онищенко Россиядә яшьләр яшенең югары чиген 40 яшькә кадәр күтәрергә тәкъдим итте.
Хәзерге вакытта Россия законнары нигезендә 14 яшьтән 35 яшькә кадәрге гражданнар яшьләр категориясенә керә. Элегрәк бу чик 30 яшь белән билгеләнә иде.
Геннадий Онищенко фикеренчә, яшьләр яшен арттыру заманча тормыш шартларына туры килә. Ул кешеләрнең бүген сәламәтлеген, эшкә сәләтен һәм акыл активлыгын элеккегә караганда озаграк саклавын билгеләп үтте.
Академик шулай ук күптән түгел Россия сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко әйткән фикерне хуплавын белдерде. Министр яшьлек чорын 40 яшькә кадәр озайтырга мөмкин булуын әйткән иде.
Онищенко сүзләренчә, яшь – ул шартлы төшенчә генә түгел, ә кешенең сәламәтлеге һәм мөмкинлекләре белән бәйле күрсәткеч.
– Әгәр кеше 40 яшендә генә гаилә кора яки яңа эш башлап җибәрә икән, аны карт дип атап буламыни? – дип белдергән академик.
Ул шулай ук сәламәт кешеләрнең өлкән яшьтә дә актив хезмәт эшчәнлеген дәвам итә алуын искәртте. Аның фикеренчә, 65 яшьтә дә кеше сәламәт һәм эшләргә теләге булса, моның өчен мөмкинлекләр булырга тиеш.