Һава торышы аз гына уңай булуга игенчеләребез кырга ашыга, алар һәр мөмкинлекне файдаланып калырга тырышалар
Бу елның язы турында язганда күңелгә 140 еллык юбилее әле генә булган бөек шагыйребез Тукайның, «җирне аз-маз тырмалап, чәчкән идём...» дигән шигырь юллары килә.
Дөрестән дә, хуҗалыклар әлегә ныклап язгы кыр эшләренә кереп китә алмыйлар. Шулай да, һава торышы аз гына уңай булуга игенчеләребез кырга ашыга, алар һәр мөмкинлекне файдаланып калырга тырышалар
«Маяк» хуҗалыгы язгы кыр эшләрендә иң өлгерләрдән
«Маяк» хуҗалыгы игенчеләре бүгенге көндә районда язгы кыр эшләрендә иң өлгерләрдән. Монда 790 гектар мәйданда зяб, 250 гектарда уҗымнар тырмаланган һәм тукландырылган, 120 гектарда күпьеллык үлән басулары тырмаланган. Бу эшләрне соңгы елларда Казаннан кайтып туган авылында яз-җәй чорында хезмәт итүче Илфар Хәмидуллин (аңа көздән ышандырган яңа, куәтле «К-747» тракторы да кайтарылган) һәм «К-701» тракторында Рөстәм Әшрәпов башкара. Икесенең дә техникасы заманча, югары җитештерүчән икәнлеге башкарылган эштә күренә. Илфар Хәмидуллин быел яңа тракторына яңа маркалы, 22 метр киңлектә туфракны алып бара торган тырма таккан, кыска тырмалар белән чагыштырганда, эшкәртелгән җирнең сыйфаты бөтенләй икенче, диләр. Алар белән бергә тәҗрибәле механизаторлар Ришат Галиев белән Динар Фатыйхов «Йота» маркалы тәгәрмәчле тракторлары белән зяб тырмасында эшли, аларга үзенең «МТЗ- 82» тракторы белән Рифат Хадыев та кушылган.
— Язларның төрлесе булды, кайбер елларда чәчүнең 1 майга, 9 майга тәмамланган чорларын да хәтерлим, — ди 45 ел гомерен авыл хуҗалыгына багышлаган, аның соңгы 16 елын баш агроном булып эшләүче Тәбрис Галимуллин. Көннәр яхшыруга, көчле техника белән язгы чәчүне кыска срокларда тәмамларга мөмкинлекләребез бар. Ике КПК-850МБ «ФИАТ» чәчү комплексын булдырдык, аның берсе өч ел эшләде, ә икенчесе быел тәүге тапкыр басуга чыгачак. Алар ике көчле, югары җитештерүчән яңа тракторларга беркетелгән, СЗП маркалы чәчкеләребез дә әзер, аларны да кечкенә култык-ларда, мәйданнарда кулланачакбыз, ди баш агроном.
«Бөрбаш» механизаторлары кырга чыгарга ашкынып тора
— Авыл хуҗалыгында мин болай, мин тегеләй эшлим, дип алдан фаразлау бик авыр, чөнки башкарыла торган эшләребез табигать торышына нык бәйләнгән. Быелгы яз шуны тагын бер кат исбатлый. Соңгы 12-13 елда басу эшләренә болай ук соңга калып керешкән булмады кебек. Көзге культураларның барысын да, 75 гектарда бодай, 104 гектарда арышны вакытында тукландырып бетерә алдык. 129 гектарда күпьеллык үләннәргә ашлама кертелде. Уҗымнар, шөкер, хәзергә начар күренмиләр. Көннәрнең болай салкынча торуы алар өчен күпмедер файдага да әле. 474 гектар мәйданда зяб тырмасын тәмамладык. Бер ягы бар инде, ашыгып тырмалап, яңгырлар озаграк явып, туфрак катламы катып калмасын иде, — ди күмәк хуҗалыкның баш агрономы Искәндәр Гыйльметдинов.
Механизаторларыбыз тырыш безнең. Илдар Юнысов «КамАЗ» машинасында да йөри, шул арада «Туман» агрегаты белән уҗымнарны да тукландырырга өлгерде. Бүгенге көндә машинасына басуга аммиак ташу җиһазын кую белән мәшгуль. Аммиак суын ел да киң кулланабыз, быел да 653 тонна ташып куйдык. Гомумән алганда, һәр гектарга тәэсир итү көче белән исәпләгәндә 70,0 килограмм ашлама тупланды. «К-702» маркалы тракторда Рәнис Мотыйгуллин, «К-747» тракторында Илнар Гыйльмуллин зябта, киң колачлы гидравлик тырма белән җир эшкәртәләр. Нурислам Сабирҗанов, Радик Шәймөхәммәтов «МТЗ-1221» тракторларында, Хәмидулла Нигмәтуллин «ДТ-75» тракторында шулай ук зяб тырмалыйлар. Чылбырлы тракторны күпьеллык үлән басуларына соңрак кертәчәкбез. «МТЗ-82» тракторында Алмаз Корбангалиев һәм Рәйхан Хәйретдинов шулай ук зяб тырмасында тырышып эшлиләр. Соңгы елларда югары рентабельле культуралар игү бик җайлы түгел, чөнки, алда әйткәнемчә, елныкы елга туры килми. Аны бит сатарга да кирәк. Шунлыктан, быел техник культуралар игүдән туктап торырырга, дип уйладык. Механизаторларыбыз кырга чыгарга ашкынып торалар, көннәр бераз уңайлануга кыр эшләренә ныклап керешербез, ди баш агроном.
«Сорнай»лылар һәр мөмкинлектән файдаланырга тырышалар
— Бүгенге көндә механизаторларыбыз зяб тырмасында. Юрий Андреев, Әнис Гыйләҗев, шулай ук әтиле-уллы Ягъфәр һәм Данис Гарифуллиннар «МТЗ-2112» тракторларында керерлек булган басуларны, тиз арада эшкәртү җаен табалар. Данис профлицей тәмамлагач, ике елдан артык бездә эшли, әтисе белән бергә кулга кул тотынып тырышалар. Фирзәр Газизов «Т-150» тракторында шулай ук зяб тырмасында, югары җитештерүчәнлек күрсәтә. Леонид Мамыков елдагыча «ДТ-75» тракторында көзге культура мәйданнарын тырмалый. Көздән тәэсир итү көче белән басуларга 22,5 тонна ашлама кертелде, ди игенчелек өлкәсендә утыз елга якын хезмәт стажы булган, «Сорнай» хуҗалыгының баш агрономы Илшат Заһидуллин. Ашламаны тәэсир итү көче белән исәпләгәндә һәр гектарга 80,0 килограмм кертерлек итеп тупланган. Бүгенге көндә шулай ук 560 тонна аммиак суын ташып куйганнар. Аны туфракны культи белән эшкәрткәндә кулланырга исәплиләр. 227 гектар мәйданда көзге бодайлары, 98 гектар арыш уҗымнары начар кышламаганнар. 1581 гектар мәйданда язгы чәчү эшләрен башкарырга уйлыйлар. Алдагы еллардан үзгә буларак, 6-7 елдан соң рапс культурасын игүгә яңадан керешергә исәплиләр. Шулай ук 50 гектар мәйданда көнбагыш, 30 гектар мәйданда соя чәчәргә, дип торалар. Бу техник культуралар киләчәктә терлекчелек тармагын сыйфатлы азык белән тәэмин итүдә бер адым булып торачак, дип фаразлыйлар.
Бу хуҗалыкның кырларында булганда, яңгыр төшкәләп торса да, «Балтачагрохимсервис» оешмасының «Роса» техникасының көзге бодайга ашлама кертә торган вакытына туры килдек. Басуга керерлек җай булса, «Сорнай» күмәк хуҗалыгы механизаторлары уҗымнарны тукландыру эшләрен туктатмыйлар, һәр мөмкинлектән файдаланырга тырышалар. Юрий Андреев тракторы белән ашлама ташып тора, Андрей Егоров исә аны ашлама кертә торган агрегатның бункерына бушата. «Роса» агрегатында исә Фаяз Гапсәләмов һәм Раузит Гыйльметдинов аны җитезлек белән уҗымнар өстенә сиптерә. Яңгыр явып торуның үз җае бар, ашлама уҗымнарның тамырына тизрәк тәэсир итә, диләр алар.
«Сосна»лылар язгы кыр эшләрен кыска вакытта башкарып чыгарга уйлый
Бу хуҗалык игенчеләре дә кырларга чыгып, беренче чирканчык алдылар, дисәк тә була. Бүгенге көндә 6 трактор киң, гидравлик тырмалар белән көн ачылуга зябта эшлиләр. «К-700» тракторын да бу эшкә җигәргә тәгаенләгәннәр, керерлек басулар булуын гына көтәбез, диләр. Зыятдинов Рүзәл, Рамил Шамилов «Т-150», Алмаз Нәҗипов, Ленар Нуриев «МТЗ-1221» тракторында бүгенге көндә зяб тырмасында. Шунысы куанычлы, хуҗалыкта кыр эшләрендә профлицейда укучы егетләребез Алмаз Йосыпов һәм Дәниф Гарипов практика вакытында менә өченче елларын бик теләп катнашалар. Һәр икесенә дә тәгәрмәчле тракторлар беркетелгән. Үзләре чәчкән, тәрбияләгән икмәкне ел саен комбайнга утырып, үзләре үк суктырып алалар, рәхмәт аларга, ди хуҗалыкның баш агрономы Илназ Габдрахманов.
Нәкъ менә басу-кыр эшләрен тиешенчә башкару өчен ясалган, «Т-4» маркалы чылбырлы ике трактор ел саен язгы чәчү чорында басуга чыга, аның берсендә Тәлгать Зарипов, икенчесендә Илнур Мәрданов эшли. Техник карауларны тиешенчә үткәрү, һәр тракторның, җиһазның төзеклеген өчен җавап бирүче баш инженер Галинур Гыйбадуллинның, аның егетләренең бу чорда тырышлыгы аеруча зур. Ашламаларга килгәндә, көздән тәэсир итү көче белән исәпләгәндә, 17,6 тонна ашлама кертелде, һәр гектар чәчүлек җиренә тәэсир итү көче белән исәпләгәндә барлыгы 67,8 килограмм ашлама кертеләчәк, әле туплау дәвам итә. 600 тонна аммиак суы ташып куйдык, аны туфракка тиешенчә кертү өчен яңа, заманча ике культи агрегаты алдык, кырларның уңдырышлылыгын күтәрүдә файдасы зур булыр, дип көтәбез. Көзен 210 гектарда, шуның 150сендә бодай, 60ында арыш чәчкән идек, уңай гына кышлап чыкканнар. Аларга өстәмә тукландыруны Айрат Таҗетдинов һәм Иңгел Зарипов өлгерлек белән үткәрделәр. Эшлисе эшләребез күп, 2937 гектар пар һәм зяб җирләренең 357 гектары гына әлегә тырмаланган. Көннәр уңай торуга барлык көчебезне кыр эшләрен тиешенчә, кыска вакытта башкарып чыгарбыз, дип уйлыйм, ди баш агроном Илназ Габдрахманов.