13 февральдә Сәйдәш исемендәге Дәүләт зур концертлар залында Муса Җәлилнең тууына 120 ел тулуга багышланган “Шагыйрь һәм Музыка” V Халыкара музыка-шигъри фестивале лауреатларының концерты узачак.
Тамаша 18.30 сәгатьтә башлана. “Арт-Линия” сәнгатькә ярдәм фонды 2021 елдан бирле Муса Җәлил исемендәге “Шагыйрь һәм Музыка” Бөтенроссия музыкаль-шигъри фестивален үткәреп килә.
Анда яшь музыкантлар, шигырь укучылар, шулай ук узган еллар лауреатлары рус һәм татар телләрендә Муса Җәлил шигырьләрен сөйли, Рахманинов, Римский-Корсаков, Бетховен кебек танылган композиторларның музыкаль әсәрләрен башкара. Фестивальнең мәртәбәле кунаклары – шагыйрьнең кызы Чулпан, оныгы Татьяна һәм оныкчыклары.