РФ Президенты кушты.
Россия Президенты Владимир Путин: «Россиядә ясле төркемнәре һәм балалар бакчалары эшен 20 сәгатькә кадәр озайтырга, бу хатын-кызларга бала тугач, квалификациясен югалтмыйча, эшкә тизрәк чыгарга ярдәм итәчәк», – диде. Моны «РБК» хәбәр итте.
Аның фикеренчә, ана өчен мөмкин кадәр тизрәк һөнәри эшчәнлеккә кайту мөһим, баланың яследә яки бакчада булу вакыты моңа ярдәм итәчәк.
Вице-премьер Дмитрий Чернышенко әйтүенчә, хөкүмәт төбәк җитәкчлеәре белән бу мәсьәләне хәл итү өстендә эшләячәк.