Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында 21 апрельдә Татарстанда көтелә торган көчле җил һәм юеш кар турында кисәттеләр.

Мондый һава торышы булганда, реклама щитлары, юл билгеләре һәм агачлар астында торудан качарга киңәш ителә, чөнки алар куркыныч тудырырга мөмкин. Моннан тыш, бик сак булырга, балаларны игътибар белән күзәтергә һәм кирәк булган һәркемгә ярдәм күрсәтергә кирәк.

Ашыгыч хәлдә 112 номерына шалтыратырга кирәк, диелә «Татар-информ» хәбәрендә.