11 апрельдә Татарстанда «Гагарин ярминкәләре» оештырыла. Чаралар Юрий Гагарин декадасына һәм кешенең космоска беренче очышына 65 ел тулуга багышлана.
Казанда авыл хуҗалыгы ярминкәләре түбәндәге мәйданчыкларда узачак: Аграр ур., 2; Липатов ур., 7; Ямашев проспекты, 71А; Беломорская ур., 6; Усманов, 1; Батыршин, 20; Кәрим Тинчурин һәм Татарстан киселеше; Җиңү проспекты, 46В; Авзалова, 15; Фучик, 64; Лаврентьев, 10; инкыйлаб урамы, 12; Дементьева урамы, 7.
Беломорская һәм Гудованцев урамнары киселешендә авыл хуҗалыгы ярминкәләре якшәмбе көннәрендә уза.
Яшел Үзән районында ярминкәләр Осиново бистәсенең Садовая урамы, 9 йортында һәм «Яңа Тура»технополисы мәйданчыгында узачак.
Чаллыда сәүдә мәйданчыклары Габдулла Тукай урамындагы 16 нчы йортта һәм Чулман проспектында, Кама Аланында «Олимпия»боз сарае парковкасы территориясендә ачылачак.
Түбән Камада фермер продукциясен «Комета» үзәк базары территориясендә һәм Южная ур., 7 адресы буенча урнашкан мәйданчыкларда сатып алырга мөмкин булачак.