Махсус хәрби операция теләсә кайсы вакытта туктарга мөмкин. Киев режимы карар кабул итсә, ә нинди карар икәне – аңа мәгълүм, дип белдергән Президентның матбугат секретаре Дмитрий Песков.

Бу хакта “РИА Новости” яза. Песков әйтүенчә, Киев режимы, Зеленский үзенә җаваплылык алып, кирәкле карар кабул иткән очракта, СВО теләсә кайсы вакытта төгәлләнергә мөмкин.

Моннан тыш, Россия Президенты Владимир Путин матбугат конференциясендә күрсәтеп үткәнчә, Украинадагы хәлләрне җайга салу өчен күп эшләнде инде, дип белдергән Песков. Әмма махсус хәрби операцияне төгәлләүнең конкрет көнен әлегә әйтеп булмый.

– Тынычлык урнаштыру җәһәтеннән байтак эшләнде, бу эш-гамәлләр, чыннан да, ахырга якынлашуы турында сөйләү мөмкинлеге бирә, – дип билгеләп үткән Кремль вәкиле. – Әмма әлегә конкрет даталары турында әйтеп булмый”.