Казанның УНИКС комплексында бөтенроссия вакансияләр ярминкәсенең төбәк этабы уза. Яшьләр өчен киләчәккә планнар корырга, эш эзләүчеләргә яңа мөмкинлекләр табарга, хәтта өстәмә белем алу буенча юнәлеш сайларга да бер дигән мәйдан бу дип ышандыра оештыручылар. Үзенең киләчәге өчен кайгыртучыларны Казанда гына түгел, барлык районнарда, шәһәрләрдә көтеп калалар. Республика буйлап 46 мәйдан ачылачак.
– Казандагы ярминкәдә республиканың 45 зур оешмасы катнаша. Быел без аны КФУ белән берлектә уздырабыз. Университетта 20 меңләп студент белем ала, киләчәктә Татарстан хезмәт базарын тулыландырасы белгечләребез бу, – дип ачып җибәрде ярминкәне Татарстанның хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова.
Узган ел ярминкәдә республика буенча 45 мең кеше катнашкан, 3500 кеше эш тапкан. Бүгенгә исә Татарстан буенча 3600 кеше эш эзли икән. Теләге булган кешегә тәвәккәллек кенә кирәк. Кирәкле белемең булмаса, яңадан уку мөмкинлеге бар. 50 яшьтән узганнарга, СВОда катнашучылар, баласына 3 яшь тулмаган декретта утыручы әниләр өчен хәтта бушка да әле ул укулар, дип ассызыклады Эльмира Зарипова.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Кадрлар» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.