Март азагында Йошкар-Ола шәһәрендә триатлон буенча балалар лигасы Мари Иле Республикасы беренчелегенә йөзүнең акватлон төре буенча ярышлар үткәргән.
Төрле шәһәрләрдән килгән балалар спортның ике төре — йөзү һәм йөгерү буенча көч сынашкан. Әлеге мәртәбәле бәйгедә Балтач йөзүчеләре дә катнашкан һәм уңышлы чыгыш ясаган. Өч алтын, бер көмеш, өч бронза медаль яулаган яшь спортчыларга райондашлары алга таба да зур өметләр баглый.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Яшьләр һәм балалар” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.