27 май көнне Корбан гаете билгеләп үтелә. Гает намазын үткәрү тәртипләре расланды.

Казан шәһәрләре мәчетләрендә түбәндәге тәртиптә үтәчәк:

  • 2:15-3.15 – иртәнге намаз, Коръән укылу;
  • 3:15-3:45 – гает вәгазе укылу;
  • 3:45 – гает намазын уку;
  • 3:55 – гарәп телендә хөтбә, Коръән укып дона кылу.

Татарстан мөфтиятенең Казыйлар һәм Голамәләр шураларының бердәм карары белән, Татарстанның барлык мәчетләрендә Гает намазын кояш чыгып 30 минут узгач укырга тәкъдим ителә.

Нисаб күләме, бөтен әҗәтләр һәм чыгымнардан тыш, 100 мең сум күләмендә билгеләнде.