Кемерово өлкәсенең Юрга шәһәрендә СВОда катнашкан 23 яшьлек Россия Герое Алексей Асылхановның югалуына 1,5 айдан артыграк вакыт узган. Алексейның апасы Рената aif.ru хәбәрчесе белән әңгәмәсендә Геройны ничек эзләүләре турында сөйләгән.

Исегезгә төшерәбез: Асылханов 3 апрельдә көннең икенче яртысында, хатынына эшкә баруын әйтеп, өеннән чыгып киткән. Әмма эш урынында күренмәгән һәм гаиләсе, танышлары белән башка элемтәгә кермәгән. Массакүләм мәгълүмат чаралары мәгълүматларына караганда, яшь ир-ат янәшәсендә туктаган машинага утырып киткән. Әмма камералар буенча машинаның маркасын һәм номерын билгеләүгә ирешелмәгән.

“Кызганычка, бернинди дә яңалык юк әле”, – дип билгеләп үткән Рената. – Тикшерү комитетында югалуның нинди сәбәбе күздә тотылуын белмим. Әмма безнең шәһәребез кечкенә. Миңа калса, кеше хәтле кешене табуы авыр булмаска тиеш кебек иде”.