Бурятиядә махсус хәрби операция ветераннары арасында узган «Безнең заман геройлары» Бөтенроссия ярышлары тәмамланган.

Турнир адаптив спортны үстерүгә багышланган зур вакыйгаларның берсенә әверелде.

Ярышларда Татарстан вәкиле Дмитрий Голубцов югары нәтиҗә күрсәткән. Ул пулялы ату дисциплинасында 598 очко җыеп, көмеш медаль яулаган һәм «Россиянең спорт мастеры» исеменә лаек булган.

Дмитрий Голубцов җиңүчедән бары тик бер баллга гына калышкан. Әмма күрсәткән нәтиҗәсе спорт мастеры нормативын үтәү өчен җитәрлек булган.

Шулай итеп, ул Татарстанда «Россиянең спорт мастеры» исемен алган беренче махсус хәрби операция ветераны булып тарихка керде.

Ярышларда хәрби хәрәкәтләр зонасыннан кайткан 100 гә якын хәрби катнашкан. Дмитрий бу нәтиҗәгә ике ел дәвамында максатчан әзерлек аша килгән.

Аның сүзләренчә, спорт белән җитди шөгыльләнү теләге 2023 елда узган "Ватанны саклаучылар Кубогы" вакытында барлыкка килгән.

«Нәкъ менә шул ярышларда минем яңа максат туды — спорт мастеры исеме. Анда мин чын-чынлап зур спорт тәмен тойдым», — ди Дмитрий Голубцов.

Хәзер спортчы тагын да зуррак максат куя — Россиянең паралимпия җыелмасына керү.

Бу юлда аңа Татарстан Республикасы спорт министрлыгы һәм Ватанны саклаучылар фондының республика филиалы ярдәм күрсәтә.

Белгечләр фикеренчә, мондый ярышлар ветераннарны спортка җәлеп итүдә һәм аларның актив тормышка кире кайтуында зур роль уйный.

Билгеле булганча, Татарстанда «Пилотсыз авиацион системалар» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.