Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Омста эш сәфәрендә.

Бүген Рөстәм Миңнеханов һәм Омск өлкәсе Губернаторы Виталий Хоценко шагыйрь, Советлар Союзы Герое Муса Җәлилгә һәйкәл ачтылар.

Татар әдәбияты классигына һәйкәл Җиңүнең 30 еллыгы исемендәге паркның мемориаль комплексында урнаштырылган.

Муса Җәлилнең тууына 120 ел тулу уңаеннан һәйкәл ачылу Татарстан Республикасы һәм Омск өлкәсе арасындагы мәдәни багланышларның ныклыгын тагын бер кат раслый.

Аннары Рөстәм Миңнеханов һәм Виталий Хоценко «Себер анасы — улы белән» мемориалына һәм Мәңгелек утка чәчәкләр салдылар, геройларны бер минут тынлык белән искә алдылар.

/ТР Рәисе Матбугат хезмәт