Татарстан синхрон йөзүчесе, Татарстан Республикасының «Динамо» Бөтенроссия физкультура-спорт җәмгыяте вәкиле, «Покровская мәктәбе»ндә тәрбияләнүче Александра Кленина X Россия-Кытай яшьләр җәйге уеннарында Россия юниорлар җыелма командасы составында ирекле программада алтын медаль яулады.
«Синхрон йөзү буенча Россия җыелма командасының баш тренеры Светлана Ромашинаны, синхрон йөзү буенча Россия юниорлар җыелма командасының өлкән тренеры Наталья Мендыгалиеваны һәм юниорлар җыелма командасының бу мөһим җиңүенә катнашы булганнарның барысын да котлыйм. Безнең спортчыларыбыз Россия синхрон йөзүчеләренең иң яхшылар икәнлеген тагын бер кат исбатладылар», – дип уртаклашты «Татар-информ» журналисты белән РФ Иҗтимагый палатасы әгъзасы, ТР «Динамо» Бөтенроссия физкультура-спорт җәмгыяте рәисе киңәшчесе Ольга Павлова.