Балтач мәдәният үзәгендә бишенче балалар бакчасының концерты узды

Күңелгә ял да, рәхәтлек тә бүләк иткән әлеге концерт белән фотолар аша таныша аласыз

Район мәдәният үзәгендә бишенче балалар бакчасы коллективы концерт куйды. Әлеге бәйрәм чарасында бакча тормышында әле беренче адымнарын гына ясаучы нәниләр дә үз һөнәрләрен күрсәтергә тырышты. Башка төркемдәге балалар да үзләрен чын сәхнә йолдызы итеп хис итте. Әти-әниләр дә читтә калмады.

«Балаларыбызны, оныкларыбызны сәхнәдә күреп, хозурландык, шатлыклы хисләр кичердек», диде концертны тамаша кылучылар».

Берничә сәгать дәвам иткән концерт бер сулышта үтеп киткәндәй булды. Күңелгә ял да, рәхәтлек тә бүләк иткән әлеге концерт белән фотолар аша таныша аласыз.