Казан дары заводындагы янгында зыян күрү сәбәпле шәһәрнең 7нче хастаханәсенә озатылган ир-атны реанимациядән палатага күчергәннәр. Бу хакта «Татар-информ» хастаханәнең матбугат хезмәте мәгълүматларына таянып яза.
Хастаханәгә китерелгәндә, зыян күрүченең хәле уртача булган. Хәзерге вакытта аңа кирәкле барлык медицина ярдәме күрсәтелә.
Соңгы мәгълүматлар буенча, Казан дары заводында янгын чыккан. Татарстан Рәисе матбугат хезмәтеннән хәбәр ителгәнчә, сәбәбе – техноген характерда. Бик каты шартлау тавышы басымны төшерү системасы эшләп китүгә бәйле булган. Бер кешенең һәлак булуы расланган. Ир-аттан тыш, бер хатын-кыз да зыян күргән. Аны нык җәрәхәтләнгән хәлдә Республика клиник хастаханәсенә озатканнар. Хәзерге вакытта хатын-кызның хәле тотрыклыланган.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Һәр кешегә сәламәтлек» төбәк проекты гамәлгә ашырыла.