Армиядә хезмәт итү срогы үзгәрәме?

Хәрби хезмәтне һәр ир-егет намус белән үтәргә тиеш.

2026 елның язында гражданнарны хәрби хезмәткә чакыру 1 апрельдән 15 июльгә кадәр дәвам итәчәк.

Язгы чакырылышның үзенчәлекләре нинди? Хәрби хезмәткә чакыру кампаниясендә нинди яңалыклар бар? Сорауларга җавап алу, яңалыклар белән таныштыру өчен без Арча һәм Әтнә районнары буенча хәрби комиссариатның хәрби хезмәткә чакыру бүлекчәсе начальнигы вазыйфаларын башкаручы Ильяр Галимовка мөрәҗәгать иттек.

— Россия Президентының 2025 елның 29 декабрендәге Указы буенча хәзер хәрби хезмәткә чакырылыш ел әйләнәсендә — 2026 елның 1 гыйнвареннән 31 декабренә кадәр башкарыла. Ел дәвамында гражданнар өчен медицина тикшерүе үткәрү, аларны һөнәри психологик сайлап алу буенча чаралар үткәрелә, шулай ук чакыру комиссияләре гражданнарга карата чакырылыштан кичектерү бирү яки хәрби хезмәткә чакыру турында карарлар кабул итә ала.

— Хезмәт итү срогы үзгәрә, дигән сүзләр йөрде. Бу дөреслеккә туры киләме?

— Юк. Чакырылыш буенча хәрби хезмәт срогы элеккечә, 12 ай тәшкил итәчәк.

— Хәрби хезмәткә чакыру ничек башкарыла? Элеккечә кәгазь вариантта повесткалар тапшырыламы?

— Кәгазь вариантта да алалар, дәүләт хезмәте порталы аша электрон төстә дә килә. Хәрби хезмәткә чакыру быелның 1 гыйнвареннән хәрби исәпнең Бердәм реестры дәүләт мәгълүмат системасы кулланып башкарыла. Ул хәрби комиссариатларга хәрби исәп мәгълүматларын актуаль хәлдә тотарга мөмкинлек бирә. Электрон төстә җибәрелгән повесткалар һәркем файдалана алырлык реестрга кертелә. Әгәр хәрби хезмәткә чакырылучы сәбәпсез 20 көн эчендә килмәсә, "Хәрби бурыч һәм хәрби хезмәт турында"гы закон буенча, аның килүен тәэмин итүгә юнәлдерелгән вакытлыча чикләү чаралары кулланыла. Электрон повестканың җибәрелүе, вакытлыча чикләү чараларының кулланылуы һәм гамәлдән алынуы турында белдерүләр гражданның шәхси кабинетына жибәрелә.

— Бүгенге көндә хәрби хезмәттә нинди белгечлекләргә ихтыяҗ зур?

— "С" категорияле транспорт белән идарә итүчеләрне аеруча күп сорыйлар. Шулай ук ай ти белгечләр кирәк. Армия хезмәтенә яраклылык буенча иң югары саналнан "А1" категориясенә кергәннәргә дә ихтыяҗ зур.

— Чакырылу буенча хәрби хезмәткә алынган егетләр кайда хезмәт итәчәк?

— Күбесе үзәк хәрби округка җибәрелә. Алар бары тик Россия Федерациясендәге хәрби частьларда хезмәт итәчәк. Татарстан Республикасы интернет-порталының "Татарстан Республикасы хәрби комиссариаты" бүлегендә хәрби хезмәткә чакырылу чорында "Кайнар линия" бүлекчәсе эшләячәк. Анда телефон номерлары күрсәтелгән. Шалтыратулар көн дә эш көннәрендә сәгать 8.00дән 17.00 кадәр кабул ителә. Сорауларыгыз булса, мөрәҗәгать итә аласыз.

— Халык арасында махсус хәрби операция зонасына җибәрәләр, мәҗбүриләп контрактка кул куйдыралар икән, дигән сүзләр йөри һәм алар бигрәк тә әти-әниләрне борчуга сала.

— Бу — дөрес мәгълүмат түгел. Югары Башкомандующий Указы нигезендә алар бары тик Россия территориясендә генә хезмәт итә. Махсус хәрби операция зонасына җибәрелмиләр. Беркем аларны мәҗбүр дә итми, куркытмый да. Теләк белдерәләр икән, үзләре ихтыяри рәвештә контракт төзи ала.

— Арча һәм Әтнә районнары буенча хәрби комиссариаттан апрель-июль айларында ничә егет армия сафларында хезмәт итәргә китәчәк?

— Алтмыштан артык егет. Беренчеләрен апрель уртасында озатабыз.

— Егетләргә һәм әти-әниләргә теләкләрегез?

— Хәрби хезмәтне һәр ир-егет намус белән үтәргә тиеш. Моңа кадәр егетләребез сынатмады, моннан соң да район, якташлары, әти-әниләре йөзенә кызыллык китермәсләр, дип уйлыйм. Бер ел күп вакыт түгел. Исән-сау хезмәт итеп кайтуларын, ә әти-әниләренә сабырлык белән көтеп алуларын телим.

Редакциялән. Ильяр Галимов Арча һәм Әтнә районнары буенча хәрби комиссариатның хәрби хезмәткә чакыру бүлекчәсе начальнигы вазыйфаларын башкаручы булып әле күптән түгел генә эшли башлаган. "13 яшьтән погонда инде мин", — ди горурланып. Ул Арчаның өченче мәктәбендә белем алган, аннан Суворов исемендәге хәрби училищеда укыган, армиядә хезмәт итеп кайткач, ун ел эчке эшләр органнарында эшләгән. Махсус хәрби операция ветераны. Тәҗрибәсе зур, сораулар булса, турыдан туры аңа мөрәҗәгать итәргә дә мөмкин.