23–24 апрелендә Казанда Халыкара «Игелекле Казан. Яңа социаль норма буларак инклюзия юнәлеше: бурычлар һәм карарлар» форумы уздырыла.

«Московский» мәдәният үзәге чара өчен төп мәйданчык буларак сайланган. Форум «Игелекле Казан» проектының 10 еллыгына багышлана һәм анда Россия төбәкләреннән 250 ләп белгеч, шулай ук чит ил вәкилләре катнашыр дип көтелә. Аппарат киңәшмәсендә чарага әзерлек барышы турында «Игелекле Казан» автоном коммерцияле булмаган оешмасы директоры Татьяна Мерзлякова хәбәр итте.

-Янәшәбездә сәламәт, яшь һәм уңышка ирешкән кешеләр булуы зур бәхет. Хәзерге вакытта безнең алда авыр тормыш хәлендә калганнарга да шундый ук шартлар тудыру: рәхим-шәфкать хисе тәрбияләү, хәйриячелекне үстерү, сәламәтлеге чикле кешеләр өчен инклюзия инфраструктурасын булдыру һәм башка бурычлар тора. Бүгенгә бу Казан өчен гадәти күренешкә әйләнеп бара. Әлеге эшчәнлеккә бик күп кеше җәлеп ителгән һәм күпләр аны ихластан, нәтиҗәсе булсын дип башкара, — дип билгеләп үтте Башкарма комитет җитәкчесе Рөстәм Гафаров. Моннан тыш, Башкарма комитет җитәкчесе әлеге юнәлеш өчен җаваплы ведомстволарга форумны оештыруда ярдәм күрсәтергә кушты. «Район администрациясе, һәм, кирәк булган очракта, Транспорт комитеты форумны уздыруда ярдәм итәр дип ышанам. Тоткарлыклар булмасын, күзәтегез, уңайлы булсын өчен транспорт хәрәкәтен көйләгез».

- Инклюзия мохитен үстерү форумның төп темасы буларак сайланган. Чарада катнашучылар менталь тайпылышлары булган авыруларга ярдәм итү, аларны социаль тирәлеккә, хезмәткә җайлаштыру тәҗрибәләре, әлеге юнәлештә хәл ителәсе мәсьәләләр хакында фикер алышачак. Аутизм мәсьәләләре үзәге президенты һәм Россиядә менталь тайпылышлар мәсьәләсе буенча әйдәп баручы белгечләрнең берсе Екатерина Мень инвалид балалар өчен үсү, җитлегү чорында кирәкле ярдәм чаралары хакында сөйләячәк,- диде Татьяна Мерзлякова.

Аның сүзләренчә, инклюзия программаларын үстерү эксперты Алла Маллабиу чара кунакларын социаль проектларга зур бизнесны җәлеп итү алымнары белән таныштырып, коммерцияле булмаган оешмалар һәм коммерция структуралары арасында тотрыклы хезмәттәшлекнең ничек төзелүен аңлатачак. Моннан тыш, форум программасы нигезендә, «Антон тут рядом» хәйрия фонды белгечләре «Канатлар» һәм «Бергә», «Дан» үзәкләре базасында иҗади театр остаханәләре, «Чикләре булмаган спорт» тренингын һәм инвалид кешеләрнең мөстәкыйль тормышка күчү мәсьәләләренә багышланган стратегик сессия уздырачак.

- Форум кысаларында беренче тапкыр «Гаҗәеп инклюзия» дип аталган экспресс-грантлар бәйгесен үткәрү күздә тотыла. Катнашучылар чарада үз проектларын тәкъдим итә ала. Иң яхшы өч тәкъдимне гамәлгә ашыру өчен 100 әр мең сум күләмендә акчалата бүләк каралган, -диде Татьяна Мерзлякова. «Шәһәрдә укыту-күнекмә фатирларын, инклюзив ял итү үзәкләрен, инклюзив иҗтимагый киңлекләрне, төрле остаханәләрне һәм хәтта балалар типографиясен үз эченә алган үзенчәлекле социаль стратегия булдырылды. Аларда яшүсмерләр һөнәри күнекмәләр үзләштерә. Әлеге тәҗрибә илебездә зур кызыксыну уятты: «Игелекле Казан»ның күп кенә проектлары башка шәһәрләрдә кулланыла, проект үзе бик күп халыкара, федераль һәм төбәк грантларына, премияләренә ия булды. 2026 елның апреленә билгеләнгән форум шушы вакыт аралыгында тупланган тәҗрибәне системага салу, эшчәнлекне әйдәп баручы экспертлар белән чагыштыру һәм аралашуны яңа, халыкара мәйданга чыгару максатыннан уздырыла», — дип сөйләде «Игелекле Казан» оешмасы директоры.