3 апрельдә Россия Федерациясенең Гражданлык процессуаль кодексына үзгәрешләр кертелде, алар күп балалы гаиләләрнең милкен бурычларны түләтүдән өстәмә яклауны тәэмин итә. Бу хакта Татарстан Юстиция министрлыгы хәбәр итә.
«Хәзер башкару иммунитеты күп балалы гаиләләргә социаль ярдәм чарасы буларак бушлай бирелгән җир кишәрлегенә яки гражданның шундый җир кишәрлегендәге өлешенә кагыла, әмма җир кишәрлеге ипотекада булган очраклар моңа керми. Шулай ук күп балалы гаиләнең бердәнбер транспорт чарасы да яклау алды, аның хуҗасы гаилә әгъзасы булып тора», – дип аңлатты законнардагы яңалыкларны Татарстан Юстиция министрының беренче урынбасары Илья Гомзик.
Законның тулы версиясен Рәсми хокукый мәгълүмат интернет-порталында (pravo.gov.ru) карарга мөмкин.
Исегезгә төшерәбез, Президент Владимир Путин күп балалы гаиләләрдән бурычлары өчен бердәнбер автомобильләрен алуны тыйган иде.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Гаилә» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.