Энцефалит – талпаннар белән күзаллана торган авыру. Чынлыкта исә, талпаннар бу авыруны йоктыруның бер юлы гына. Бу авыру тагын ничек йогарга һәм нинди нәтиҗәләргә китерергә мөмкин? Бу хакта Республика йогышлы авырулар клиник хастаханәсенең реанимация бүлеге мөдире Булат Фәтхуллин сөйләде.
Талпаннардан гына түгел, ә һава-тамчы юлы белән һәм кәҗә сөте аркылы да йога
Энцефалит турында ишеткәч, куакларда һәм үләннәрдә яшәүче талпаннар турында уйлыйсың. Чынлыкта исә, энцефалит талпаннардан гына түгел, ә башка юллар белән дә йогарга мөмкин.
Ул вируслы авырулар: кызылча, кызамык, җил чәчәге һәм Көнбатыш Нил бизгәге катлаулы узганда барлыкка килә ала. Менингит булганда баш мие тышчасы ялкынсынуы минең үзенә дә эләгергә мөмин. Пневмония булса, пневмококк бактериясе кан агымы белән мигә эләгергә һәм аны зарарларга мөмкин.
«Энцефалит – баш мие зарарлануга бәйле авырулар төркеме. Талпан энцефалиты аның бер варианты гына. Ул куркыныч һәм инвалид калдырырга мөмкин, әмма иммунитет яхшы булса, тыныч кына уза», – дип сөйләде Булат Фәтхуллин.
Энцефалит талпаннардан гына түгел, ә һава-тамчы юлы белән, хәтта кәҗә сөтеннән дә йогарга мөмкин. Әгәр кәҗәгә талпан кадалса, ул вируслы сөт бирә.
«Энцефалитны шулай ук күчмә кошлар – каз-үрдәкләр дә алып кайтырга мөмкин. Алар Көнбатыш Нил бизгәге чыганагы булып тора. Кошлар Татарстанга кайта, монда аларны черки тешли, ә черкиләр соңыннан кешене тешли. Бизгәкнең инкубация чоры якынча 1,5 ай. Берсендә безгә энцефалит билгеләре булган пациент килде, анда шулай ук Көнбатыш Нил бизгәге вирусы да бар иде. Бу ноябрь ае – черкиләр күптән юк һәм без аны авыру бөҗәк сентябрь-октябрьдә үк тешләгән дип фаразладык», – дип сөйләде табиб.
«Пациент исән калды, әмма башка интеллектуаль хезмәт белән шөгыльләнә алмады»
Энцефалит билгеләре: тән температурасы югары булу, аң бозылу һәм иң куркынычы – функцияләр, мәсәлән, сөйләм югалу. Булат Фәтхуллин сүзләренчә, энцефалитның ничек узуын һәм баш миенең кайсы өлешләрен зарарлаячагын фаразлау мөмкин түгел.
«Ел башында безгә 30 яшьлек хатын-кыз эләкте. Эш сменасы вакытында аның температурасы күтәрелгән һәм сөйләме бозылган. Ул менингоэнцефалит белән йогышлы авырулар хастаханәсенә эләкте, аны көзән җыера башлады. Авыру биткә һәм бугазга баш мие сигналларын җибәрә торган Брок зонасын зарарлаган. Ул йоту сәләтен югалтты һәм оеды, аваз да чыгара алмады. Дәвалау ярдәмендә ул үзлегеннән йота ала башлады. Сөйләмен кире кайтару өчен аңа логопед белән шөгыльләнергә кирәк булачак», – дип сөйләде табиб.
2022 елда Казан табиблары талпан кадалганнан соң энцефалитның катлаулы формасы белән авырган хатын-кызны дәвалаган. Кызга Төмән өлкәсендә талпан кадала. Җирле хастаханәдә аңа иммуноглобулин кадыйлар, антибиотиклар язып бирәләр. Берничә көн узгач, хатын-кызның температурасы күтәрелә. Диагнозы тынычландырырлык булмый: энцефалитның катлаулы формасы. Бу хакта ул үз эшләре белән Казанга килгәч белә.
Ул бик авыр хәлдә йогышлы авырулар клиник хастаханәсе реанимациясенә эләгә. Хәле начарлана, көзән җыера башлый, очлыклар параличы барлыкка килә, пациент комага китә һәм аны ИВЛ аппаратына тоташтыралар.
Табибларның күмәк эше ярдәмендә могҗиза була – бик начар фаразларга да карамастан, кыз аңына килә. Хәле тотрыклылангач, аны Казанның 7нче шәһәр хастаханәсендә тернәкләнүгә җибәрәләр.
«Ул вакытта компьютер томографиясендә энцефалит белән зарарланган бик зур урыннар күрдек. Уйлау-фикерләү процессы өчен җавап бирә торган маңгай өлеше бик нык зарарланган иде. Кыз исән калды, бездән үз аякларында китте, әмма ул инде интеллектуаль хезмәт белән шөгыльләнә алмады», – ди сөйләде Булат Фәтхуллин.
Энцефалитның катлаулы формасы белән авыручылар тернәкләнү уза ала, тик кеше үз теләге белән үҗәтләнеп шөгыльләнергә тиеш. Әгәр ул ятып кына тора икән, беркайчан да тернәкләнмәячәк, чөнки күнекмә ясамагач, әгъза атрофияләнә, диде доктор.
Талпан энцефалитыннан прививканы хәзердән үк ясатырга кирәк
«Әгәр бала җил чәчәге белән чирләгән икән, ул гомерлеккә герпесның бер төре – тимрәү белән зарарланып калган дигән сүз. Вирус нерв тукымаларында кала. Салкын тигәндә яки стресс кичергәндә иммунитет көчсезләнә һәм бу вирус чыга башлый, мәсәлән, иреннәрдә куык килеп чыга. Баш мие бик якын, һәм герпес аңа барып җитсә, кеше куркыныч энцефалит белән очрашырга мөмкин», – диде инфекционист.
Димәк, карап торышка гади генә булып тоелган герпес баш мие функцияләрен бозарга мөмкин. Шуңа күрә, табибка вакытында мөрәҗәгать итәргә һәм вируска каршы препаратлар кабул итәргә кирәк.
«Профилактика турында әйткәндә, монда стандарт киңәшләр: көн саен спорт белән шөгыльләнегез, табиб белән килешенгән витаминнарны эчегез һәм начар гадәтләр булдырмагыз. Үзенчәлекле профилактика да бар. Эндемик районнарга барганда энцефалитка каршы прививка ясатыгыз. Безнең илдә болар – Себер һәм Көньяк Урал – анда талпаннар аеруча агрессив. Кызганыч, талпан энцефалитыннан прививканың гомерлек тәэсире юк, ревакцинация ясатып торырга туры киләчәк», – диде табиб.
Шулай ук Татарстандагы 30 район талпан энцефалиты буенча эндемик булып санала. Республиканың Роспотребнадзор хезмәте бүгеннән үк прививка ясата башларга өнди.
«Талпан инфекцияләре сезонына озак калмады. Вакцинация берничә прививкадан тора һәм март ахырына – апрель башына үзеңне саклау өчен, бу хакта бүген ук кайгырта башларга кирәк», – диде Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина.