Татарстанда 9 февральдән 16сына кадәр кайбер азык-төлек товарларына бәяләр үзгәрү теркәлгән.

Бу хакта Татарстанстат мәгълүматлары сөйли. Яшелчәләргә бәяләрнең бер атна эчендә аеруча сизелерлек артуы күзәтелгән.

Әйтик, кишернең килограммы 34,83 сумнан 37,07 сумга күтәрелгән. Чөгендернең бәясе – 36,40 сумга, бәрәңгенеке 40,85 сумга кадәр җиткән. Шулай ук суган һәм кәбестә кыйммәтләнгән. Тавык йомыркасы, дөге, банан, сырлар, казылык продукциясенең аерым төрләренең бәяләре арту күзәтелгән.

Шул ук вакытта кайбер товарларның бәясе төшкән. Тавык итенең килограммы 207,92 сумга кадәр төшкән, шулай ук көнбагыш мае, утрапастеризацияләнгән сөт арзанайган. Онга, югары сортлы макаронга, балалар туклануы өчен консерваларга һәм шикәргә бәяләр төшкән. Сыер һәм сарык итенә бәяләр аз гына үзгәргән.

Сүз уңаеннан, бүгенге көндә Татарстанда “Технологик яктан азык-төлек куркынычсызлыгын тәэмин итү” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.