2024 ел белән чагыштырганда, узган ел Татарстанда ислам финанслары катнашындагы килешүләр алты тапкыр арткан.
Бу хакта Татарстан Премьер-министры урынбасары — Татарстан икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов министрлыкның еллык коллегия утырышында әйтте. "Узган ел җәлеп ителгән акча күләме алты тапкыр артты, 35 тән артык продукт гамәлгә ашырыла, капитал базары актив үсә", — диде министр. Мидхәт Шаһиәхмәтов искә төшергәнчә, 2025 елда федераль дәрәҗәдә партнёр финанславы буенча тәҗрибәне тагын өч елга, 2028 сентябрьгә кадәр озайту турында карар кабул ителде.
"Аның мөһим максаты — халыкара инвестицияләрне җәлеп итү», — диде министр. Ул искәрткәнчә, узган елның декабрендә Казанда БДБ территориясендә беренче AOIFI — бухгалтерлык исәбе оешмасы һәм ислам финанс институтлары аудиты вәкиллеге ачылды.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта “Нәтиҗәле конкурентлыкка сәләтле икътисад” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.