Уфада полиция хезмәткәрләре 16 нчы гимназиягә һөҗүм иткән тугызынчы сыйныф укучысын тоткарлаган. Беренчел мәгълүматлар буенча, беркем дә зыян күрмәгән. Бу хакта Башкортстан Республикасы башлыгы Радий Хабиров хәбәр итте.

«Бүген иртән Уфаның 16 нчы гимназиясендә тугызынчы сыйныф укучысы страйкбол автоматыннан ут ачкан. Зыян күрүчеләр юк. Яшүсмерне инде тоткарлаганнар. Вазгыять контрольдә, нечкәлекләрен ачыклыйбыз», – дип язган ул үзенең Telegram-каналында.

Республика буенча Эчке эшләр министрлыгында мәктәп укучысының дәрескә пластик пневматик автомат белән килүен ачыклаганнар. Ул укытучыга һәм өч сыйныфташына берничә тапкыр аткан, ә аннары петарда шартлаткан. Аны полиция хезмәткәрләре тоткарлаган.

Тикшерү комитеты үтерергә омтылу һәм ваемсызлык фактлары буенча җинаять эше кузгаткан, һөҗүм итүченең мотивларын ачыклау дәвам итә, диелә «Татар-информ» хәбәрендә.