Конкретно

Россия халкын ноябрь һәм декабрьдә ике кыска эш атнасы көтә

1

Россиялеләрне 2026 елда ноябрь һәм декабрьдә тагын ике кыска эш атнасы көтә. РФ Сәүдә-сәнәгать палатасының «Кеше ресурслары белән идарә итү» база кафедрасы доценты Людмила Иванова-Швец РИА Новости агентлыгына шул хакта хәбәр итте, дип яза «Татар-информ».

Белгеч сүзләренчә, ноябрьдә эш атнасы быел чәршәмбе билгеләп үтелә торган Халыклар бердәмлеге көне аркасында кыскартылачак.

Тагын бер кыска эш атнасы декабрьдә көтелә. Ул нибары өч көн (28 декабрьдән 30 декабрьгә кадәр) дәвам итәчәк.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Кадрлар» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.