1
Татарстан күгеннән Украинаның пилотсыз очкычы бәреп төшерелде. Бу хакта РФ Оборона министрлыгы хәбәр итә.
Ведомство мәгълүматлары буенча, Россия төбәкләре территориясендә узган төндә барлыгы 295 Украина пилотсыз очкычы юк ителгән.
«Узган төндә һава һөҗүмнәреннән саклану дежур көчләре Белгород, Брянск, Воронеж, Калуга, Курск, Орлов, Ростов, Рязань өлкәләре, Краснодар крае, Кырым Республикасы, Чувашия Республикасы, Татарстан Республикасы территорияләре һәм Азов һәм Кара диңгез акваторияләрендә очкыч тибындагы 295 Украина пилотсыз очу аппаратын юк итте», – диелә хәбәрдә.
