1
Рөстәм Миңнеханов республика халкын ТАССРны оештыру турында Декрет имзаланган көн белән котлады.
«Бу көнне 1920 елда ТАССРны оештыру турында Декрет имзаланды, ул безнең туган республикабызның киләчәген билгеләде.
Туган көнең белән, Ватаныбыз! Мәңге яшә, Татарстан!» – дип язды Рөстәм Миңнеханов МАКС каналында һәм видео урнаштырды.
